Кто такие ваххабиты?

23.04.2012

  • Татарский ученый про течения…

  • График презентаций участников “ДОМа2″

  • Позитив - это нескончаемая батарейка радости :))


  • Ризаэтдин Фәхретдин
    Вахабилар кемнәр?
    «аль-Гаср аль-джадид». - 1906. № 2. - 91 стр.
    Мәкаләнең татарчасы
    Әлеге мәкаләмнең атамасын укыган кайбер кешеләр: “Ваһабиларны белү нигә кирәк, аннан башка белергә тиешле нәрсәләребез юкмы әллә,” – дип сорарга мөмкиннәр. “Риальный училище”да укый торган бер улым: “Әткәй, кемнәр ул ваһабилар?..” – дип сорагач, үзенә кагылышы булмаган бер нәрсә турында аңлатма бирүемне сорый, дип уйлаган идем. Улымның бу сорауны ни өчен сораганын белгәч, әлеге мәсьәлә игътибарымны үзенә юнәлтте.
    Билгеле булганча, башка милләт әһелләре мөселманнарның ышанулары, фикерләре, мәзһәбләре һәм юллары турында күп кенә нәрсәләр язалар. Үзләренең мәктәпләрендә укыган зур һәм кечкенә яшьтәге укучыларга да алар шул мәсьәләләр турында шактый мәгълүматларны өйрәтәләр. Шуңа күрә безнең, озак кына ислам мәдрәсәсендә тәрбияләнеп, шунда укып белә алмаган нәрсәләрнең бик күбесен аларның мәктәпләрендә укыган хәтта кечкенә балалар да шактый яхшы аңлыйлар.
    Ваһабилар турында белү ни өчен кирәк булуын улымнан сорадым. Шул көндәге дәресләр вакытында, ниндидер бәйләнеше булып, “ваһаби” исеме телгә алынган; мөгаллимнәре дә ваһабиларга кагылышлы кайбер нәрсәләрне сөйләгән икән. Дәреслек буларак күрсәтелгән китапта да ваһаби мәзһәбе: секта не признающая Магомеда, дип әйтелгәнен күрдем. Шуңа күрә әлеге вакыйга турында ишеткәч, балама бирелгән дәреснең кайбер өлешләрен дөресләргә мәҗбүр булдым. Шуңа нигезләнеп, түбәндәгечә мәгълүмат бирдем: “ваһабилар” дип XII йөз башында Ямән илендә “Ваһаби җәмгыятенең” нигез салучысы булган шәех Мөхәммәд ибн Габделваһһаб ибн Сөләйман әл-Нәҗди әт-Тәмим әл-Хәмбәли исемле кешегә иярүче халыкларга әйтелә. Бу кешенең үз исеме Мөхәммәд булганлыктан, аңа иярүчеләрне дә “Мөхәммәдиләр” дип атарга тиешләр иде. Ләкин дошманнары мондый мөбарәк бер исем белән атауны кулай күрмиләр һәм әлеге халыклар Мөхәммәднең атасы булган Габделваһһаб исеме белән атала башлыйлар.
    Югарыда искә алынган Мөхәммәд ибн Габделваһһаб 1115 нче елда дөньяга килеп, озын гомер кичерә һәм 1204 елда 91 яшендә вафат була. Үз илендә белем алганнан соң, Басра, Хиҗаз (Гарәп ярымутравы районнары), Шәм (Сирия, Иордания җирләре) төбәкләрендә сәяхәт итеп, шул заманның бөек шәхесләреннән саналган кешеләр белән очрашкан һәм аларның күбесеннән гыйлем таратуга таныклык алган. Шуннан соң үз ватаны булган Нәҗедкә (Гарәп ярымутравындагы җирлек) кайтып, ислам динен бидәгатьләрдән чистарту өчен бер юнәлеш барлыкка китергән һәм халыкны да шуңа өнди башлаган.
    Җор телле бер хатыйб һәм гаять кыю бер кеше булганлыктан, аның өйрәтүләре шактый киң тарала. Шул вакытларда Ямәндә килеп чыккан Габделгазиз ибн Сәгуд үз сәясәте өчен аның юлын туры килерлек итеп күрә һәм ваһаби исеме астында берникадәр илләрне яулап ала. 1218 елның Шәүвәл аенда Мәккә Мөкәррәмәне үз кул астына күчерә.
    Күпмедер Төркия һәм Мисыр гаскәрләре белән сугышып җиңелүгә дучар булалар. Солтаннары булган ибн Сәгуд, әсир ителеп, Истанбулга җибәрелгән булса да, ваһабилык җиңелми, бәлки, киресенчә, дөньяның һәр тарафына тарала. Шул вакытта Нәҗед, Бәхрәйн, Гәсир һәм, гомумән, Ямән иле мөселманнары ваһаби булган кебек, Һиндстан һәм Мисыр илләрендәге шактый халыкларның да бу юнәлешкә туры килгәнлекләре сөйләнә.
    Ваһабилык “бабилык” кебек яңа бер юнәлеш булмый. Ул исламны пәйгамбәребез һәм сәхабәләр заманында булган гадилеккә һәм табигый хәлгә кайтарудан гыйбарәт була. Шуңа нигезләнеп, ваһаби гакыйдәсендә сәләф инануларына каршы килерлек бер нәрсә дә юк, фикхый мәзһәбләре Әхмәд ибн Мөхәммәд ибн Хәнбәл (Аллаһ аннан разый булсын) мәзһәбедер. Шуңа күрә аларга карата: “Мөхәммәдне (аңа Аллаһның сәләме һәм салаваты булсын) инкяр итүчеләр,” – дип әйтү иң бөек бер ялган һәм иң олуг бер бохтан булып тора. Алар, киресенчә, Ислам шәригатен саф килеш кабул итәргә һәм таратырга телиләр, пәйгамбәребездән күчерелгән хәдис-шәрифләр белән гамәл кылу өлкәсендә гадәттән тыш тырышлык күрсәтәләр. Аларның сүзенә караганда: үлгәннәр янына барып, Аллаһтан үз хаҗәтләрен сорау; мәетләр исеме белән нәзерләр әйтү, корбаннар чалу; үлгәннәрдән ярдәм теләү, каберләр янына барыр өчен сәфәргә чыгу, каберләр өстенә биналар торгызу, мәчетләргә манаралар кую тыелган эшләр булып саналалар. Аларның дәрәҗәләре һәм асыл юллары шушы нәрсәдән гыйбарәт. Санап кителгән әлеге гамәл-гыйбадәтләр пәйгамбәребез заманында булмаганлыктан, кайбер аять вә хәдис-шәрифләрдән дәлил алып, алар югарыда бәян ителгән тыелган эшләрне кылучыларны мөшрик (Аллаһтан башкага гыйбадәт кылучы) булалар, дип хөкем итәләр.
    Аллаһтан башка затларга гыйбадәт кылу дөрес түгел; хаҗәтләрне үтәүче һәм бәндәләрен бәла-казалардан саклаучы, бөтен галәм белән Үзе теләгәнчә идарә итүче бер Аллаһ кына булганлыктан, бу өлкәдә башка бер заттан ярдәм сорау - ширек кылу була, дигәннәр.
    Ниндидер бәла килгәндә: “Йә, шәех Габделкадыйр! - яки, - йә, шәехем Мәдәд!” - дигәннәргә; шулай ук: “Фәлән теләгем тормышка ашса, хуҗа Бәһаветдин рухына нәзер итәрмен,” - дигәннәргә каршы ваһабилар: “Габделкадыйр белән хуҗа Бәһаветдин исән булганда да, бер тузанны урыныннан күчерергә кодрәтле түгелләр иде, инде аларның сөякләре нәрсә эшли алсын! Ул шәехнең Аллаһ хозурында кабул ителмәгән кешеләрнең берсе булуы да ихтимал. Димәк, алардан ярдәм сорау урынына, ихлас күңелдән Аллаһның үзенә генә юнәл, Аңа гына ялвар! Аллаһ Субхәнә Тәгаләнең мәрхәмәт ишекләре хәтта иң гөнаһкяр бәндәләргә дә ачык вә шәфкате дә мул бирелгән,” - дип фикерләрен бәян итәрләр.
    Ваһабилар, беренчедән, Исламның элеккеге хәлендә булган сафлыгын, гадилеген һәм ачыклыгын кире кайтарырга омтылалар, китап вә сөннәт гыйлемнәрен тарату юлында гадәттән тыш тырышлык күрсәтәләр. Икенчедән, алар нәзер, ярдәм сорау, зиярәт өчен сәфәр кылу кебек, бу көндә ислам әһелләре фетнәләнгән һәм бәлаләнгән нәрсәләрне артык инкяр кылып, шушы гамәлләрне кылучыларны көферлеккә чыгаралар. Менә шушы ике якның бер ягына гына карап, берәүләр аларны сөярләр, аларның гамәлләрен мактарлар, икенчеләр исә, аларны дошманга санап, кылган гамәлләрен яманларлар. Чынлыкта исә, гомум ислам әһелләрен, үзлегеңнән чыгып, хаталы дип танырга ашыгу ярамаган бер эш, һәм бераз җиңел карап яки битарафлык сәбәпле кылынган нәрсәләр өчен аларны кәфер дип хөкем итү дә күркәм гамәл түгел.
    Ваһабиларның гакыйдәләре (инанулары), шул юлның башлыгы булган Мөхәммәд ибн Габделваһһаб тарафыннан язылган “Китаб әт-тәухид ” исемле хезмәтендә аңлатылганы сөйләнә. Моннан башка тагын “Тәзкирәту ули әлбәб фи тарикати әшшәйх Мөхәммәд ибн Габделваһһаб” һәм “Тәудиху тәүхиди әлхалләкъ” исемендәге китаплар язылганлыгы һәм аларның икесе дә матбугатта басылып таралганлыгы Мисыр матбугатында күренде.
    1227-1229 елларда ваһабиларга каршы сугышкан Мисыр гаскәрендәге бер кешенең: “Без ничек ваһабиларны җиңә алыйк? Күпләребез ислам дине турында белмибез, белгәннәребез дә дин хөкемнәренә итәгать итми. Яныбызда сандыклар белән исерткеч эчемлекләр йөри, гаскәрләребездә азан тавышы ишетелми, намаз укыган кеше күренми. Ваһабилар исә, һәрвакыт көчле тавыш белән азан әйтәләр; бер имам артына тезелеп басып, камил хушуг һәм худуг белән (Аллаһның бөеклеге каршында үзләренең түбәнчелеген танып, Аллаһны яратып, Аның турында гына уйлап) намаз укыйлар. “Хәвеф намазы”ның нинди намаз икәнлеге безнең гаскәрләребезгә мәгълум түгел, ә ваһабилар сугыш вакытларында хәвеф намазын укыйлар. Аларның бу гамәлләрен безнең гаскәрләребез гаҗәпләнеп, нишләгәннәрен аңламыйча карап торалар,” - дигән сүзләре риваять кылына “Гаҗәеб әл-әсәр фи әттәраҗуми вә әл-әхбәр” китабында (әл-Җәбәрути, 4 том, 140 бит).
    Нәтиҗә: ваһабилар пәйгамбәребез өмәтеннән һәм алар безнең дин кардәшләребез булган мөселманнар. Шулай булса да, игътикат (инану) һәм гамәл өлкәсендә иярергә мөмкин булган бер генә юл бар – ул да булса, пәйгамбәрләрнең солтаны булган Мөхәммәд ибн Габдилләһ әл-Һәшими әл-Кураши әл-Мәкки әл-Мәдәнинең юлы. Көчебездән килгән кадәр аның юлына иярү, һич югында, иярергә тырышу һәрберебез өчен тиешле гамәл булып тора. Кешеләр телиләр икән ваһаби булсыннар, телиләр икән әшгари һәм мәтуриди мәзһәбендә булулары белән горурлансыннар, мактансыннар, хаклык, дөреслек исә, пәйгамбәребез өйрәтеп калдырган юлда гына.
    Улыма биргән мәгълүматым шундый булды. Ваһаби исемен ишетеп тә, аларның юлларын дөрес аңламаган, яки русча китаплардан гына күреп, аларны исламнан киткән халыклар, дип уйлаган кешеләрнең фикерләрен дөресләргә бәлки ярдәм булыр дип, әлеге язмамны матбугат галәменә чыгарырга кирәк дип санадым.
    Ризаэтдин бин Фәхретдин. Уфа.

  • Татарский ученый про течения…

  • График презентаций участников “ДОМа2″

  • Позитив - это нескончаемая батарейка радости :))



  • Последние новости


    Формирование отчетов, связанных с розничной продажей

    Выберем меню «Отчеты» → «Розница». Здесь можно просмотреть следующие виды отчетов (рис. 305): Рис. 305 Выберем, например, пункт «Ведомость по товарам в рознице» и щелкнем по кнопке «Сформировать» – откроется отчет (рис. 306): Рис. 306 Формирование отчетов по запасам Вы...
    Читать далее »

    Заполнение справочника Номенклатура. Часть 4

    Щелкнем по кнопке «ОК». Теперь в нашем справочнике номенклатуры появился первый элемент в группе «Кондитерские изделия». Щелкнем по значку В левой части окна около строки «Номенклатура» – ниже развернется список групп. Из группы в группу можно также переходить, щелкая мышью по нужной группе в левой ч...
    Читать далее »

    Ввод начальных остатков НДС

    Ввод начальных остатков НДС осуществляется с помощью документа «Ввод начальных остатков НДС», который вызывается из меню «Документы» → «Дополнительно» → «Ввод начальных остатков НДС». В результате откроется окно (рис. 215), в котором щелкнем по кнопке «Добавить»: Рис. 215 По...
    Читать далее »

    Отчеты

    Отчеты вызываются с помощью меню «Отчеты». В результате выбора конкретного отчета открывается окно, в верхней части которого расположены кнопки «Настройка» (для настройки параметров отчета) и «Сформировать». Там же располагаются поля установки периода, организации и, возможно, других дополнительных пара...
    Читать далее »

    Ввод остатков задолженности по подотчетным лицам

    Информация об остатках задолженности по подотчетным лицам вводится с помощью документа «Расходный кассовый ордер», который вызывается из меню «Документы» → «Денежные средства» → «Касса» → «Расходные кассовые ордера». В результате откроется окно (рис. 212), в котором надо щелкнуть по кнопк...
    Читать далее »

    Ввод остатков товаров, переданных на реализацию

    Информация о начальных остатках товаров, переданных на реализацию, вводится документом «Реализация товаров и услуг», который вызывается из меню «Документы» → «Продажи» → «Реализация товаров и услуг». В результате откроется окно (рис. 207), в котором щелкнем по кнопке «Добавить»: Рис. 20...
    Читать далее »

    Формирование книги покупок и книги продаж

    Чтобы сформировать книги покупок и книги продаж, надо созданные нами документы отразить в управленческом и бухгалтерском, а главное, в налоговом учете (рис. 300). Произведем еще одну покупку и одну продажу, но уже с отражением этих документов в налоговом учете. 1. Откроем справочник «Контрагенты» и войдем в группу &laq...
    Читать далее »